Тиздән җәйге каникуллар җитә. Балаларыбызны имин яллар белән тәэмин итү мәктәпнең һәм әти-әниләрнең бурычы. Шушы максаттан чыгып Олы Мишә урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы үтте. Әти-әниләр белән янгын куркынычсызлыгы, сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, хәвефсез юл, иминлек кагыйдәләре турында сөйләштек. Инструкцияләр белән таныштырдык, инструктаж үткәрдек. Җәйге ял-2017 дә укучыларыбызның сау-сәламәт, имин булуларын теләп калабыз.