ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 20 нче май  көнендә Трөк-Тәмте авылында яшәуче  тыл  ветераны Исмагилова Халисә Нэҗип кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Халисэ апага  Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды.

Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.

2017 елның 23 май көнне Айдар  авыл жирлеге территориясендә яшәүче шәхси затларнын трактор, тагылма арбаларга   техник карау уздырылды.   Тикшерү барышында аларның регистрация документлары, техникаларнын төзеклеге һәм куллану вакытында куркынычсызлык таләпләренә жавап биру мөмкинлекләре каралды.

Казан шәһәрендә “Татмедиа” акционерлык жэмгыяте “Сәхнә” театр журналы һәм “Салават купере” балалар журналы апрель аенда, бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган коненэ багышланган, “Татмедиа”АЖ филиалы “Салават купере” журналы редакциясе директоры,”Сәхнә” журналы баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияр житәкчелегендэ, “Иң оста шигырь укучы” бәйгесе уткәрелде.  Шул бәйгедә  безнең Теләче 2нче номерлы балалар бакчасынын мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче кызыбыз Валеева Азалия Азат кызы  катнашып, 3-6 яшькәчә балалар арасында җинеп, 2 - нче урын яулап, “Диплом” һәм кыйммәтле буләкләр белән буләкләнде.  Азалия безнен бик актив кыз, ул Республика кулэмендә, район буенча уткәрелгән төрле  конкурсларда катнашып, күп призлы урыннар алды.  Афәрин,  Азалия!   Уңышлар һәм сәламәтлек телибез, сина!

Тиздән җәйге каникуллар җитә. Балаларыбызны имин яллар белән тәэмин итү мәктәпнең һәм әти-әниләрнең бурычы. Шушы максаттан чыгып Олы Мишә урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы үтте. Әти-әниләр белән янгын куркынычсызлыгы, сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, хәвефсез  юл, иминлек кагыйдәләре турында сөйләштек. Инструкцияләр  белән таныштырдык, инструктаж үткәрдек. Җәйге ял-2017 дә укучыларыбызның  сау-сәламәт, имин булуларын теләп калабыз.

24 май көнне  Азнакайда  “Татарстанның көнчыгышында  кеше һәм табигать. Югалган авылларны өйрәнү, саклау һәм торгызу  мәсьәләләре” фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү Бөтенроссия  конференциясе узды.Ул  Азнакай  районы җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы фән, музей-төбәкне өйрәнү җәмгыятьләре оештыруында, Россия Федерациясенең  төрле төбәкләреннән  күренекле  галимнәре, әдипләре, төбәкне өйрәнүчеләре катнашында узды.  Фәнни форум  ТАССР оешуның 100 еллыгына  әзерлек  кысаларында, РФдә  Экология елы, ТРда Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы, Азнакай районы  оешуга 30 ел  уңаеннан оештырылган.


27
май, 2017 ел
шимбә

2017 елның 26 маенда, Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгында үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

    Әзерлекне тикшерүдә Теләче муниципаль районы башлыгы – И.Ф.Зарипов, авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе - Р.Х.Низаметдинов, үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек  итү  идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык житәкчесе хәм белгечләре катнашты.   

2017 елның 26 маенда Алан хуҗалыгы базасында Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары катнашында киңәшмә үтте. Киңәшмәдә терлекчелек, терлекләрне җәйге чорга күчерү, ферма ремонты, азык хәзерләүгә әзерләнү, амбар хуҗалыгын ашлык кабул итәргә әзерләү, чәчүлекләрнең торышы каралды.


26
май, 2017 ел
җомга

26 нчы май көнне район хакимиятенең актлар залында Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф.Зарипов рәислегендә коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясы чираттагы утырышы узды.

Экология елы кысаларында безнең китапханә балаларның әйләнә – тирә дөнья фәненнән алган белемнәрен тирәнәйтергә; зиһеннәрен ныгытырга, күзаллауларын һәм эрудицияләрен арттырырга омтыла. Әлеге чарада балалар игътибарына табигатьне саклау буенча әдәбият тә тәкъдим ителде.

Бәйрәмдә авыл клубында узучы мәдәни чараларда актив катнашкан укучылар бүләкләнде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International