2017 елның 26 маенда, Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Алан» хуҗалыгында үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.
Әзерлекне тикшерүдә Теләче муниципаль районы башлыгы – И.Ф.Зарипов, авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе - Р.Х.Низаметдинов, үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык житәкчесе хәм белгечләре катнашты.
Үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.
Комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән) хәм шулай ук, аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.