Баландыш төп мәктәбендә , 25 нче май көнне, 9 нчы сыйныфта укучы 2 укучы өчен мәктәптә соңгы тапкыр кыңгырау чылтырады. “Соңгы кыңгырау” бәйрәме - укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле бәйрәмнәрнең берсе . Бәйрәм белэн 9 нчы сыйныф укучыларын 1 нче сыйныф укучылары, әти -әниләр, Теләче информ җитәкчесе Ленар Йосыфович , авыл җирлеге башлыгы Рәшит Миннулович, мәктәп директоры Йосыф Рашидович һәм яраткан укытучылары котлады. "Соңгы кыңгырау" бәйрәме укучыларның күңелендэ гомер буе саклансын иде.
Турнир кысаларында китапханәче «Шашки – древняя игра» исемле әңгәмә үткәрде. Әлеге уенның килеп чыгу тарихын сөйләде.
Бу очрашуга шулай ук китапханәдә «Шашки – гимнастика ума» исеме астында китап күргәзмәсе дә оештырылды.
Чара ахырында викторина үткәрелде һәм уенга нәтиҗәләр ясалды.
Балалар бәйрәмдә үзләренең бакчада өйрәнгән барлык осталыкларын күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмгә кунак булып музыка, сәнгать“фәрештәләре”, математика белгече һәм Шапокляк килгән иде, алар балалар белән төрле кызыклы мәсьәләр чиштеләр, биеделәр, уйнадылар. Икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар да үзләренең өлкән дусларын котлап, шигырьләр сөйләделәр . Бәйрәм ахырында тәрбиячеләр балаларга матур теләкләр теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм иртәсеннән сон барлык кунаклар һәм балалар урамга чыгып теләкләр теләп, күккә шарлар очырдылар. Бәйрәм күңелле үтте.
Бүген мәктәпне бетерүче укучыларыбыз бүген соңгы дәрескә керделәр. Алар өчен бүген соңгы тапкыр кыңгырау чылтырады. Бүгеннән алар өчен яңа кызыклы тормыш, югары уку йортлары, хезмәт юллары башлана. Ак юллар аларга!!!
Бүген Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме. Моңсу да шул ук вакытта шатлыклы да көн бу. Моңсу, чөнки мәктәпне бетерүче укучыларыбыз бүген соңгы дәрескә керәләр. Соңгы тапкыр алар өчен кыңгырау чылтырый. Шатлыклы, чөнки алар өчен яңа кызыклы тормыш, югары уку йортлары, хезмәт юллары башлана. Ә бүген 10 укучы мәктәп белән саубуллашалар. Укучыларга сәламәтлек, озын гомер, бәхет телибез.
Бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар, укучыларның әти-әниләре катнашты. Укучыларны мәктәпне тәмамлаулары белән мәктәп дирекциясе, ата-аналар һәм килгән кунаклар тәбрикләде. Активист укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнде.
25 май көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында күпкырлы шәхес – күренекле татар язучысы, публицист, диңгезче, сынчы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Миргазиян Юнысның тууына 90 ел уңаеннан, күргәзмә эшләнде. Күргәзмәгә язучының үзе иҗат иткән китплары куелды.
Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә Алан хуҗалыгының барлык савылган сөте 12711 кг. 1 сыерга 20,5 кг. туры килэ, Агролак хуҗалыгының 1 сыерга 20,0 кг. туры килә, Теләче Агро хуҗалыгының Сауш бүлекчәсе 1 сыерга 20,0 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч 16,3 кг.
2017 едның 22 май көнне “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге белгечләре, “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларына таянып, исәптә торган балалар белән җиденче дәресләрен үткәрделәр. Әлеге дәреснең максаты: баланың уңай сыйфатларын танып белүенә ярдәм итү.
Балалар төрле тукталышларда үзләренең бакчада алган белемнәрен күрсәттеләр. “Соловей разбойник” биргән биремнәрне үтәделәр. Чыгарылыш балаларына уку әсбаплары, дипломнар тапшырылды. Бәйрәм–кичә бик күңелле үтте. Бәйрәмдә барлык әти-әниләр дә катнашты.Соңыннан балалар, бакча бусагасын атлап чыгып, төсле шарларны зәңгәр күккә очырдылар. Ак юллар сезгә, балалар!