ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Быел сәнгать мәктәбен тәмамлаучы 6 укучы кулларына таныклык алды. Рәсем сәнгатен  2, баян бүлеген 3 һәм күмәк җыр бүлеген 1 бала  тәмамлады. Әти-әниләр үзләренең балаларына һәм  сәнгать мәктәбе укытучыларына матур теләкләрен җиткерде. Киләчәктә дә сәнгать мәктәбе талантлы балалар белән тулыланып торуын теләделәр. Амин, шулай булсын иде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Әлеге  акция җәйге каникуллар чорында балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү, профилактикалауга юнәлдерелгән. Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән рейдлар, укучылар, ата-аналар белән юлларда йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмәләр үткәрәләр. Бигрәк тә скутер, велосипедларда йөрүче үсмерләр игътибар үзәгенә алыначаклар. Бүген Иске Җөри урта мәктәбендә әлеге акция кысаларында укучылар белән викторина үткәрелде. Укучылар бик теләп сорауларга җавап бирделәр. Уку елы дәверендә алган белемнәрен яңадан искә төшерделәр.


24
май, 2017 ел
чәршәмбе

Авылыбызның  хатын –кызлары бу чарада бик теләп катнаштылар. Аш - су серләренә төшенделәр.

Шул уңайдан  23  май көнне  Баландыш  авыл клубында  полиция хезмәткәре  Каюмов С.Т  һәм  5-9 класс укучылары  арасында  очрашу уздырылды. Салават Тәрис  улы укучыларның укулары һәм тәртипләре белән кызыксынды, район буенча мәктәп укучылары арасында булган хокук бозу очраклары белән таныштырды, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшерде. Ул укучыларны җәйге чорның  куркынычсызлык  кагыйдәләре белән таныштырды, җинаятьләрне булдырмау чараларын аңлатты.

Тиздән безнең  балалар бакчасында  чыгарылыш кичәсе уза. Килгән кунакларны сөендрер өчен, безнең балаларыбыз бик тырышып  әзерләнәләр.  Балалар тормышында бу беренче зур бәйрәм гомергә хәтердә калсын. Тормышларындагы  һәр чыгарылыш кичәсе үз вакытында булсын. Һәм һәрвакыт якты, күңелле һәм бәхетле узсын!

Бу фестиваль-конкурста безнең Олы Кибәхуҗа балалдар  бакчасында тәрбияләнүче 2 бала: Хуҗина Ралинә һәм   Мөхәмәдиев Сирин  дә катнашты. Алар 3 турда беренче урынны алып гала-концертта катнашу хокукына ия булдылар. Театр мода номинациясендә  безнең балалар 2 дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнделәр.Бу  конкурска балаларны өстәмә белем бирү тәрбиячесе Шаипова Раүно Исамовна үзерләде һәм алып барды.

1нче марттан башлап 31нче мартка кадәр Теләче районының мәктәпкәчә  белем бирү учрежденияләренә йөрүче балалар арасында «Мин- юлда һәвефсезлек яклы» исемле рәсем конкурсы уздырылды .Бу конкурсның төп максаты : мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү  иде.

Анда районыбызның төрле оешма һәм  предприятияләр җитәкчеләре катнашты.

  Безнең мәдәният өлкәсеннән мәдәният бүлеге җитәкчесе Иксанов Д.С. һәм район мәдәният йорты директоры Нагимова Ф.М. үзләреннән зур өлеш керттеләр.  


23
май, 2017 ел
сишәмбе

20 май көнне Казан шәһәрендә, ТР Милли музее белән берлектә “Тылсымлы куллар” журналының уртак проекты буенча оештырылган “Әбиемнең серле сандыгы” бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бу бәйге 1 февральдән – 15 апрельгә кадәр дәвам итте һәм җиңүчеләрне Халыкара музейлар көнендә, тантаналы рәвештә котлау өчен, Казан шәһәренең Милли музеена чакырдылар. “Әбиемнең серле сандыгы” бәйгесендә безнең Теләче 1нче номерлы балалар бакчасыннан да катнашучылар бар иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International