Быел сәнгать мәктәбен тәмамлаучы 6 укучы кулларына таныклык алды. Рәсем сәнгатен 2, баян бүлеген 3 һәм күмәк җыр бүлеген 1 бала тәмамлады. Әти-әниләр үзләренең балаларына һәм сәнгать мәктәбе укытучыларына матур теләкләрен җиткерде. Киләчәктә дә сәнгать мәктәбе талантлы балалар белән тулыланып торуын теләделәр. Амин, шулай булсын иде. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.