1нче марттан башлап 31нче мартка кадәр Теләче районының мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренә йөрүче балалар арасында «Мин- юлда һәвефсезлек яклы» исемле рәсем конкурсы уздырылды .Бу конкурсның төп максаты : мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү иде.
Теләченең 3нче балалар бакчасына йөрүче балалар да тәрбиячеләр җитәкчелегендә бу конкурста бик теләп катнаштылар: берсеннән-берсе кызыклы сюжетка ия булган рәсемнәр ясадылар . Теләченең 3нче балалар бакчасыннан , сәнгать-рәсем иҗаты (рисование) “Мин һәм әти-әни” номинациясендә:Хайриев Р. – 1 урын (тәрбиячесе Мингазова Г.Р.), Аскарова Я.-3 урын (тәрбиячесе Хазинурова Г.Р. ), сәнгать-рәсем иҗаты (макет) “Мин һәм әти-әни” номинациясендә Майсурадзе К. – 3 урын (тәрбиячесе Замалиева Г.Г.) призлы урыннарга ия булып 23 нче май көнне Дипломнарны тантаналы рәвештә Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче бүлеге, ЮХХДИ бүлекчәсе начальнигы,полиция өлкән лейтенанты - Каримуллин И.Х бакча мөдиренә тапшырды.