20 май көнне Казан шәһәрендә, ТР Милли музее белән берлектә “Тылсымлы куллар” журналының уртак проекты буенча оештырылган “Әбиемнең серле сандыгы” бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бу бәйге 1 февральдән – 15 апрельгә кадәр дәвам итте һәм җиңүчеләрне Халыкара музейлар көнендә, тантаналы рәвештә котлау өчен, Казан шәһәренең Милли музеена чакырдылар. “Әбиемнең серле сандыгы” бәйгесендә безнең Теләче 1нче номерлы балалар бакчасыннан да катнашучылар бар иде. Алар: 2нче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче Насибуллина Диләрә (җитәкчесе Насибуллина Л.Ш.) һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче Дәүләтшина Таңсылу (җитәкчесе Дәүләтшина Р. Н.). Алар финалга үтеп, Милли музейга чакырылдылар, тантаналы рәвештә дипломнар, бүләкләр алдылар. Шулай ук бу көнне музейга кунак итеп, балаларның яраткан, “Күчтәнәч” тапшыруының алып баручысы, “Дәү әнине” чакырганнар иде. Дәү әни кулыннан бүләкләрне алу балалар өчен икеләтә сөенеч булды. Бүләкләү өлеше тәмамланганнан соң, музей буенча экскурсия оештырылган иде. Экспонатлар янында фотоларга төшү мөмкинлеге дә тудырылган иде.Бәйрәм кичәсе балаларга бик ошады, бәйгеләрдә тагын катнашырбыз дип рухланып кайттылар. Әлегедәй кызыклы бәйгеләр оештырылып торсын дигән теләктә калабыз һәм “Тылсымлы куллар” журналына зур рәхмәтебезне җиткерәбез !!!