Балигъ булмаган балаларның закон бозуларын профилактикалау башлангыч стадиядә генә нәтиҗәгә китерә.

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Шул уңайдан  23  май көнне  Баландыш  авыл клубында  полиция хезмәткәре  Каюмов С.Т  һәм  5-9 класс укучылары  арасында  очрашу уздырылды. Салават Тәрис  улы укучыларның укулары һәм тәртипләре белән кызыксынды, район буенча мәктәп укучылары арасында булган хокук бозу очраклары белән таныштырды, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшерде. Ул укучыларны җәйге чорның  куркынычсызлык  кагыйдәләре белән таныштырды, җинаятьләрне булдырмау чараларын аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International