Балаларның бәйрәмдә театральләштерелгән тамаша геройлары белән берлектә рус, татар,инглиз телендә шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп таныттылар. «Сүзләр төзе» дигән уенда да сынатмадылар, балаларга карап әти-әниләр дә уеннарда бик актив катнаштылар.Сөенечле, моңсу мизгелләр күп булды бәйрәмдә. Аны онытылмаслык итеп уздыруда шушы балаларны бакча бусагасын беренче көннән үк бик күп нәниләрне тәрбияләгән, безнең балаларыбызның нәни генә уңышларына да сөенеп, алар белән горурланып, йөрәк җылысын биреп, ихлас, таләпчән, ачык күңелле, бала белән һәрчак янәшәдә атлаучы тәрбиячеләребез мактау сүзләренә бик тә лаеклы. Балаларыбыз өчен әнә шулай җан атып, аларны яратып йөрүенә таң кала идек.
2009 елдан башлап Россия Федерациясендә 17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне үткәрелә.Бу чара балалар хокукларын бозу очракларын ачыкларга, балалар белән ата-аналар мөнәсәбәтен җайга салырга ярдәм итә. Бу көнгә багышлап 5-9 классларда класс сәгатьләре , 1-4 класс укучылары белән рәсем конкурсы үткәрелде.
Китапханәче куркыныч терроризм актлары турында сөйләде, террористлар кулга алган вакытта саклану чараларын искә төшерде, шулай ук чит-ят кешеләр, шикле әйберләр янында үз - үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды. Соңгы вакытларда дөньяда булган террактлар турында искә төшерелде. Ахырдан китапханәче катнашучыларга «Киләчәк - экстремизмсыз, экстремизм – киләчәксез” дигән буклетлар тапшырды.
Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә “Казан утларының яктысы”дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә төрле елларда басылып чыккан журналлар урын алды. Журнал битләрендә әдәбият сулышы, аның тарихы һәм бүгенгесе, әдипләребезнең яшәеше, китап язмышы ачык чагыла. Ул, барысын да ачык чагылдыручы көзге кебек һәрнәрсәдән хәбәрдар булып, елларны елларга, хәтерне киләчәккә бәйләп тота. Аның кабатланмас йөзе, үз авторлары һәм укучылары бар. Ул бүген дә укучы хәтерен яңа исемнәргә һәм заман әсәрләренә баета.
Кеше нинди генә заманада яшәсә дә, әдәпле-әхлаклы булырга тиеш. Халык авыз иҗаты, фольклор әсәрләре, халкыбызның гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолаларын искә төшерү уңаеннан 20 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Халкыбызның күңел бизәкләре” исемле темага әңгәмә – сөйләшү үткәрелде.
Һәркем үз тарихын белергә тиеш! Айдар мәдәният йорты файесының бер өлешендә музей почмагы эшли. Авыл тарихын, халкының көн-күреш кирәк-яраклары, эш коралларыннан торган әлеге экспонатлар аша үткән томышны беләсең, бүгенге тормыш белән чагыштырып фикер йөртәсең.Әлеге уңайдан укучылар халык җәүһәрләре белән танышып, борынгы заман тарихын белделәр.
“Изге гамәлдә булыйк”, - дип исемләнгән бу очрашуда Теләче районы Баландыш авылы участогының полиция инспекторы С.Т.Каюмов катнашты. Ул укучыларны җәйге каникулларга таралышканчы, балалар һәм яшьүсмерләргә кагылышлы законнар, җәйге кич йөрү вакыты, велосипедта һәм скутерларда йөрү кагыйдәләре һ.б. таләпләр белән таныштырды. Ә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
2017 елның 12-22 май көннәрендә Польшаның Катовице шәһәрендә кул корэше буенча терәк-хәрәкәт аппараты буенча инвалид-спортчылар арасында армспорт буенча Европа Чемпионаты булып узды. ТренерКыямов Айрат Әхмәт улы җитәкчелегендә Зәйнетдинов Ришат, Имамиев Ильфат бу Чемпионатта катнашып кайтты. Ильфат ун кулы белән 3урын яулады.
Барлыгы 5 команда, 60 көрәшче катнашты. Спорт мәктәбе тренеры Шәмсетдинов Райнур җитәкчелегендә әлеге турнирда «Теләче» спорт мәктәбе укучылары да чыгыш ясады.
Ярышлар нәтиҗәсе буенча:
Хафизов Айназ (Шәтке) -3 урында
Мавлин Эмиль(Шәтке) -1 урында
Призлы урын алган көрәшчеләргә грамота, медальләр һәм акчалата бүләк тапшырганнар.
Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. Гаилә көне уңаеннан һәр сыйныфта класс сәгатьләре үткәрелде, башлангыч сыйныф укучылары белән асфальтта рәсем конкурсы үткәрелде.