Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе территориясен яшелләндерүдә һәркем үз өлешен кертә. 22 май көнне 1-5 сыйныф укучылары мәктәп ишегалдындагы түтәлләргә чәчәк үсентеләрен күчереп утырттылар. Үсентеләрне балалар класста үзләре үстерделәр. Тиздән мәктәп яшеллеккә күмелер һәм балалар утырткан чәчәкләр тирә-юньгә ямь биреп торырлар.
Бәйрәм фольклор коллективлары һәм сәләтле башкаручыларның гаҗәеп концерты белән дәвам итте.
Безнең районнан фестивальдә «Сударушка» рус фольклор ансамбле катнашты.
Үзәк авыл мәдәният йорты директоры Илнур Вәлиуллин "Режиссура народных праздников и обрядов" дигән тема буенча квалификация күтәрү турында таныклык алды.
Форумда алар Теләче районы данын яклады.
Фестивальдә мәгариф министры Энгель Фәттахов һәм башка форум кунаклары катнашты. Форумның йомгаклау көнендә нәтиҗәләр ясалды, безнең катнашучылар диплом һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Авылыбызның хатын –кызлары бу чарада бик теләп катнаштылар. Аш- су серләренә төшенделәр.
20 май көнне Түбән Саврыш авыл мәдәният йортында 30 елдан артык гомерен халыкка хезмәт итүгә – мәдәнияткә багышланган Нургалиева Рузалия апаның 80 яшьлек юбилей кичәсе булып үтте. Бу кичәгә авыл халкы, районыбыз җитәкчеләре һәм читтән кайткан бик күп кунаклар катнашты.
Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Имамиева Мәдинә, ( фәнни җитәкчесе башлангыч сыйныф укытучысы Каримуллина Ә.Н), 7 сыйныф укучысы Нигматзянов Д.Б. ( фәнни җитәкчесе тарих укытучысы Бикчантаева Д.М.) укучылар һәм студентлар арасында үткәрелгән “Фән һәм мәдәният: яңа караш” халыкара фәнни – гамәли конференциясендә катнашып, III урынны яуладылар. Бу укучыларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба зур уңышлар телибез!
20 май көнне Теләче футбол мәйданында 2007 елгы һәм аннан кечерәк малайлар арасында футбол буенча“Күн туп” район ярышлары уздырылды. Барлыгя 5 команда (Теләче, Үзәк, Олы Мишә, Югары Кибәхуҗа,Олы Мәтәскә) катнашкан элеге ярышта гомуми урыннар түбәндәгечә билгеләнде :
1 урын: Теләче командасы
2 урын: Олы Мәтәскә командасы
3 урын: Үзәк командасы
Мәктәп яны тәҗрибә участогында язгы эшләр башланды. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары суган утырттылар; кишер, чөгендер, укроп чәчтеләр; теплицага помидор, кыяр үсентеләрен күчерделәр. Һәр класска чәчәк территорияләре бүленеп бирелде. Барлык класслар үз территорияләрендә чәчәкләр утырттылар, тәгәрмәчләрдән, пластик шешәләрдән, агачтан матур-матур эшләнмәләр ясадылар.
Бу көннәрдә Баландыш төп мәктәбенең укучылары ГТО нормативларын тапшыралар. Алар озынлыкка сикерәләр, төрле дистанциягә йөгерәләр, тупны ераклыкка ыргыталар. Шул ук вакытта укучылар 27 май көнне Теләчедә узачак ГТО Фестиваленә дә әзерләнәләр.