Язгы эшләр

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Мәктәп яны тәҗрибә участогында язгы эшләр башланды. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары суган утырттылар; кишер, чөгендер, укроп  чәчтеләр; теплицага помидор, кыяр үсентеләрен күчерделәр. Һәр класска чәчәк  территорияләре бүленеп бирелде. Барлык класслар үз территорияләрендә чәчәкләр утырттылар, тәгәрмәчләрдән, пластик шешәләрдән, агачтан матур-матур эшләнмәләр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International