Мәктәп янын яшелләндерү

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Алан  урта  гомумбелем  бирү мәктәбе территориясен  яшелләндерүдә һәркем  үз өлешен кертә. 22 май көнне 1-5 сыйныф укучылары   мәктәп  ишегалдындагы  түтәлләргә   чәчәк үсентеләрен  күчереп  утырттылар. Үсентеләрне балалар  класста үзләре үстерделәр.  Тиздән  мәктәп яшеллеккә күмелер  һәм  балалар  утырткан чәчәкләр  тирә-юньгә  ямь  биреп  торырлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International