20 май көнне Түбән Саврыш авыл мәдәният йортында 30 елдан артык гомерен халыкка хезмәт итүгә – мәдәнияткә багышланган Нургалиева Рузалия апаның 80 яшьлек юбилей кичәсе булып үтте. Бу кичәгә авыл халкы, районыбыз җитәкчеләре һәм читтән кайткан бик күп кунаклар катнашты.