Бүгенге 23 май иртәсе 3нче балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе балалар, педагоглар, ата-аналар күңелендә матур мизгелләр калдырды.

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Балаларның бәйрәмдә театральләштерелгән тамаша геройлары белән берлектә рус, татар,инглиз телендә шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп таныттылар. «Сүзләр төзе» дигән уенда да сынатмадылар, балаларга карап әти-әниләр дә уеннарда бик актив катнаштылар.Сөенечле, моңсу мизгелләр күп булды  бәйрәмдә. Аны онытылмаслык итеп уздыруда шушы балаларны бакча бусагасын беренче көннән үк бик күп нәниләрне тәрбияләгән, безнең балаларыбызның нәни генә уңышларына да сөенеп, алар белән горурланып, йөрәк җылысын биреп, ихлас, таләпчән, ачык күңелле, бала белән һәрчак янәшәдә атлаучы тәрбиячеләребез мактау сүзләренә бик тә лаеклы. Балаларыбыз өчен әнә шулай җан атып, аларны яратып йөрүенә таң кала идек.

 Бүген без икенче мәктәпкәчә яшьтәге төркем балаларны тормышның янә бер баскычына күтәрәбез – мәктәпкә озатабыз, – диде кичәнең йомгаклау өлешендә балалар бакчасы өчен җан атып йөрүче бакча мөдире Габдулхакова Г.В.. – Алардан да акыллы, матур беркем юк. Шуңа күрә безгә аеруча да моңсу. Без киләчәктә дә алар белән горурланырбыз.

Балаларга бүләкләр тапшырылды. Аннан балалар, бакча бусагасын атлап чыгып, төсле шарларны зәңгәр күккә очырдылар. Шушы очып киткән шарларга карап, балалар бакчасында узган мизгелләрне искә төшереп, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, балаларның күзләре яшьләнде. Чөнки алар балачак иле белән саубуллашты. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы  көтә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International