Балалар төрле тукталышларда үзләренең бакчада алган белемнәрен күрсәттеләр. “Соловей разбойник” биргән биремнәрне үтәделәр. Чыгарылыш балаларына уку әсбаплары, дипломнар тапшырылды. Бәйрәм–кичә бик күңелле үтте. Бәйрәмдә барлык әти-әниләр дә катнашты.Соңыннан балалар, бакча бусагасын атлап чыгып, төсле шарларны зәңгәр күккә очырдылар. Ак юллар сезгә, балалар!