24 май көнне Азнакайда “Татарстанның көнчыгышында кеше һәм табигать. Югалган авылларны өйрәнү, саклау һәм торгызу мәсьәләләре” фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү Бөтенроссия конференциясе узды.Ул Азнакай районы җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасы фән, музей-төбәкне өйрәнү җәмгыятьләре оештыруында, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән күренекле галимнәре, әдипләре, төбәкне өйрәнүчеләре катнашында узды. Фәнни форум ТАССР оешуның 100 еллыгына әзерлек кысаларында, РФдә Экология елы, ТРда Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы, Азнакай районы оешуга 30 ел уңаеннан оештырылган.
Әлеге конференция илебезнең төрле төбәкләреннән: Ростов, Чиләбе, Оренбург, Самара, Мәскәү, Чистай, тирә-як, күрше райннардан галимнәр, белгечләр, төбәкчеләр һәм мәгълүмат хезмәткәрләре – барлыгы 110 делегат килде. Шулай ук чит илләрдән дә, мәсәлән Төркиядән кунаклар бар иде. Конференциядә безнең Теләче районыннан делегат буларак Хуҗин Йосыф Рәшит улы катнашты һәм уңышлы чыгыш ясаганы өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.