Дару үләннәрен җыярга вакыт! 28 майда башлангыч сыйныф укытучылары Газизова Г.Ф., Садыкова Г.Ш. , Хасанова Г.Ә., Шагиазданова Э.Т. балаларны Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенә җыйдылар. Башта укучыларга халык медицинасында дару үләннәренең файдасы, дөрес җыю һәм киптерү серләре аңлатылды. Әңгәмәдән соң башлангыч сыйныф укучылары командасы табигатькә дару үләннәре җыярга кузгалды .Урамда балаларның шат авазлары гына ишетелеп торды. Эмоциягә бай булган көн бик тиз үтеп китте. Укучылар бик канәгать калдылар.