“Без бергә” конкурсы лауреатлары

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

20 май  көнне Казан шәһәрендә “Без бергә” республикакүләм балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының гала- концерты  үтте.Гала-концертта  Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендә “Стиль һәм мода” түгәрәгенә йөрүче бертөркем укучылары катнашты.  Яшь модельерлар үзләренең милли төсмерләр белән тегелгән киемнәрен күрсәттеләр.Фестивальгә нәтиҗә дә шушы тантанада ясалды. “Стиль һәм мода” коллективы “Мода театры “номинациясендә  IIдәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.Ихлас күңелдән коллективны зур уңышы белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International