ГТО фестивале

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

 Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән минстрлыгы указы,  Теләче муниципаль  районы мәгариф бүлеге приказы нигезендә 27 май көнне Теләче стадионында 11-12 һәм 13-15 яшьлек балалар арасында “Готов к труду и обороне” җәйге Фестивале булып узды. Фестивальдә барлыгы  78 бала катнашты.Бәйгедә катнашучылар киләсе төрләрдә көч сынаштылар: ераклыкка туп ату, йөгереп килеп ераклыкка сикерү, 60, 1500, 2000 м йөгеру, турникта тартылу,мылтыктан ату.

        Нәтиҗәләр буенча 11-12 яшьлек кызлар арасында:

1 урын – Котдусова Алмазия Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучысы,

2 урын – Тимербаева Динә Теләче урта мәктәбе укучысы,

3 урын -  Дәүләтшина Азалия Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучысы.

       11-12 яшьлек малайлар арасында:

1 урын – Гимадиев Булат Шәтке урта мәктәбе укучысы,

2 урын – Гаязетдинов Рәсул Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучысы,

3 урын – Мөхәммәтов Алмир Олы Мишә урта мәктәбе укучысы.

       Команда нәтиҗәләре буенча 1 урын – Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе, 2 урын – Шәтке урта  мәктәбе, 3 урын – Теләче урта мәктәбе.

 

       13-15 яшьлек кызлар  арасында:

1 урын – Дәүләтшина Айзилә Иске Җөри урта мәктәбе укучысы

2 урын – Даутова Голшат Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучысы

3 урын – Әухадиева Фәния Үзәк урта мәктәбе укучысы

       13-15 яшьлек малайлар арасында:

1 урын – Мөхәмәдиев Рәдиф Шәтке урта мәктәбе укучысы

2 урын – Николаев Эрик Үзәк урта мәктәбе укучысы

3 урын – Гыйлметдинов Данияр Иске Җөри урта мәктәбе укучысы

       Команда нәтиҗәләре буенча 1 урын – Үзәк урта мәктәбе, 2 урын – Шәтке урта мәктәбе, 3урын – Иске Җөри урта мәктәбе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International