17-18 мая в на базе ГАОУ «ЦППРК «Росток» г. Казани прошел семинар для преподавателей и психологов, работающих в частных и государственных детских дошкольных и школьных учреждениях, практикующих в сфере консультирования и психодиагностики с детьми и взрослыми по теме : «Стратегии и методы работы со сложными случаями в терапии детей и подростков ». Из нашего Тюлячинского детского сада №3 на семинаре приняла участие Баева А.Г. –педагог-психолог.Ведущий семинара – аналитический психолог, песочный терапевт, парный и семейный терапевт, руководитель представительства Ассоциации песочной терапии в Поволжье –Забалуев Артем Анатольевич (г. Санкт-Петербург).По окончании семинара всем участникам вручили сертификаты.
17 май көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Гаилә көненә багышланган спорт бәйрәме уздырылды. Гаилә кыйммәтләрен тану, аны ныгыту – тәрбиянең мөһим элементы булып тора. Чара барышында 6 сыйныф җитәкчесе Галимова С.М. укучыларны гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре белән таныштырды. Әлеге спорт чарасында һәр гаилә үзеләренең ныклыгын,бердәмлеген исбат итте.
Агачларда бөреләр уянды, көннәр җылынды, чирәмнәр яшәрде, беренче умырзаялар баш калкытты. Җылы яктан кайткан кошлар тагын да матуррак җырлый башладылар. Кояш нурлары иркәли, сөя, кәефне күтәрә.
Һава торышы яхшы булган көннәрне балалар саф һавага чыга. Бүген алар танып-белү эшчәнлегендә төрле күзәтүләр ясады. Тәрбияче балаларга агачтагы бөреләрнең көннән-көн тиз ачылуын күрсәтте. Кояшның, һава температурасының агачларга ничек тәэсир итүен өйрәтте. Табигатьне саф һавада күзәтү балалар өчен бик кызыклы.
Ниһаять, яз тулы көченә ия булды. Бакча вакытында башкарылган язгы эшләр – җәен, көзен мул уңыш нигезе. Баландыш төп мәктәбе бакчасында да бүген чөгендер, кишер, суган орлыкларын чәчү башланды.
Ата-аналар үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җавапны шушы күргәзмәдән таба алачаклар.
Укучыларга яңа китап - журналлар тәгъдим ителде. Алар үзләренә ошаган китап - журналларны өйләренә яздырып алдылар.
Вакытында хәм сыйфатлы итеп, терлек азыгы әзерләү максатыннан, азык әзерләү комбайннарын, хуҗалыкларның үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт техник карау графигы нигезендә, 2017 елның 25 майдан 31 майга хәтле район хуҗалыкларында үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт техник карау уздырылачак.
17 нче майдан 19 нчы майга кадәр Олы Мишә урта мәктәбе базасында хәрби-кыр сборлары уза. Теләче районы 10 нчы сыйныф укучы-егетләре өчен оештырылган бу чарада безнең мәктәптән дүрт егет катнаша.Сборда егетләребез армия тормышы белән танышалар,төрле сынаулар үтәләр. Шулай ук булачак солдатлар үзләрен физик яктан да сыныйлар.
17 май көнне, Халыкара балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан, “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре Олы Мәтәскә мәктәбе укучылары белән очрашу уздырды. Очрашуның максаты – шәхесара, өлкәннәр белән аңлашылмаучанлыклардан туган проблемалар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнлеген аңлату иде. Ә булган очракта балага психологик ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Шулай ук укучыларга буклетлар һәм ышаныч телефоны визиткалары таратылды.