Ниһаять, яз тулы көченә ия булды. Бакча вакытында башкарылган язгы эшләр – җәен, көзен мул уңыш нигезе. Баландыш төп мәктәбе бакчасында да бүген чөгендер, кишер, суган орлыкларын чәчү башланды.