Өмәдә барлык коллектив актив рәвештә катнашты. Бакчабызда агарту, чәчәк түтәлләрен ясау, уен мәйданчыкларын тырмалау эшләре башкарылды. Экология елы уңаеннан, бакчабызны яшелләдерү максатыннан төрле агачлар утыртылды.
Барлыгы 23 команда,260 яшь көрәшче катнашты. Спорт мәктәбе тренерлары Гыйниятуллин Илдар һәм Сафин Алмаз җитәкчелегендә безнең районнан 15 көрәшче катнашты.
Быел да Максабаш авылында, башка авыллардагы кебек үк, авыл балалары бәйрәмчә киенеп йомырка җыярга чыккан
Концерт алдыннан кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Ә концерт барышында лотерея уйнатылды һәм күңелле номерлар күрсәтелде.