Бу эштә мәктәп укучылары катнашты. Соңыннан "Туган ягым - яшел бишек" дигән темага әңгәмә үткәрелде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткәнчә, 28 нче апрельдән республикабызда “Җиңү бакчалары” проекты старт алды. Сугыштан соңгы елларда алма бакчалары утырту традициясе булган. Берничә буынны берләштергән, яшьләргә Бөек Ватан сугышы истәлекләрен тапшыру максатыннан оештырылган бу проектны яклап, Баландыш төп мәктәбендә дә 25 төп агач утыртылды.
28-29 апрель көннәрендә Арча шәһәрендә Бөтенрәсәй “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында кул көрәше буенча Республика беренчелеге булып узды. Ярышта республиканың 17 муниципаль берәмлегеннән җыелма командалар катнашты, шул исәптән, кул көрәше тренеры Айрат Кыямов җитәкчелегендә Теләче районы җыелма командасы да.
Барлыгы 1000ләп катнашучы балаларны үз эченә алаган әлеге конкурста 2 номерлы Теләче балалар бакчасына йөрүче Ислам Мараков нәфис сүз номинациясендә (5-11 яшьлекләр) 2 нче дәрәҗә дипломга ия булды. Әлеге конкурска Исламны тәрбиячесе Закирова А.Х. әзерләде.
29 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Урман утырту көне” акциясе уздырылды. Әлеге чараның максаты – укучыларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, урман ресурсларын арттыру. Акциядә югары сыйныф укучылары катнашты һәм мәктәп территориясенә ике йөз төп нарат үсентесе утыртты.
28-30 апрель көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә мәктәп балалары арасында Рәсәйкүләм “Президент ярышлары”ның республика этабының финалы узды. Республика районнарының барлыгы 19 командасы катнашкан әлеге бәйгедә безнең районнан балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенә йөрүче балалар җыелма командасы катнашты (тренерлары өстәмә белем бирү педагогы Рафил Хәкимов).
2 нче май көнне Олы Мишә урта мәктәбендә психолог белән очрашу үтте. Бу очрашу 9-11 нче сыйныф укучыларына, дәүләт йомгаклау аттестациясе алдыннан, психологик ярдәм итү максатыннан оештырылды. Педагог-психолог Хазипова С.Н. укучылар белән тренинг аша аралашты,төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын күрсәтте. Укучылар психолог белән бик теләп аралаштылар, бу очрашу алар өчен файдалы булды.
Уенда безнең мәктәп укучылары катнашып беренче урынны яуладылар. ( Җитәкчеләре Шаяхметов Ш.) Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз!