28-30 апрель көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә мәктәп балалары арасында Рәсәйкүләм “Президент ярышлары”ның республика этабының финалы узды. Республика районнарының барлыгы 19 командасы катнашкан әлеге бәйгедә безнең районнан балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенә йөрүче балалар җыелма командасы катнашты (тренерлары өстәмә белем бирү педагогы Рафил Хәкимов). Төрле спорт төрләреннән урыннар түбәндәгечә:
Эстафета– 2 урын
Теоретик конкурс – 2 урын
Дартс буенча:
Тимербаев Илнар – 1 урын
Спорт многоборье:
Яхин Радиф – 1 урын
Йөзү:
Шәйхетдинова Резедә – 3 урын
Бөтен ярышлар нәтиҗәләре буенча, районнар арасындагы урыннар:
1 урын: Мөслим районы
2 урын: Теләче районы
3 урын: Зәй районы
Җиңүчеләргә Кубок, диплом һәм медальләр тапшырылды.