ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

3 майда «Хәвефсез тәгәрмәч - 2017» республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар һәм түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр: медицина ярдәме нигезләре буенча Гирфанов Ф. малайлар арасында, Галимова Г. кызлар арасында икенче урынга, ә мәктәп командасы өченче урынга лаек булдылар. Балаларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.  Җиңүчеләрне котлыйбыз, аларга зур уңышлар һәм сәламәтлек телибез!

Иске Җөри  урта мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашында “Имин тәгәрмәч – 2017” бәйгесенең район турыүтте. Балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган әлеге чарага район мәктәпләреннән  командалар килгән иде. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта йөрү буенча үзләренең осталыкларын күрсәтте.Биремнәр шактый катлаулы булганлыктан, төгәллек, җитезлек сорый иде. Балаларның берсе дә югалып калмады – бәйгегә тырышып әзерләнгәннәр.Җиңүчеләрне котлыйбыз!

2017 елның 30 апрелендә Кукмара шәһәрендә 2005 нче елда туган һәм аннан дә яшьрәк кызлар арасында  волейбол буенча район беренчелеге  булып узды. Теләче спорт мәктәбе кызлар командасы тренеры Гәбделхәев Рәшит җитәкчелегендә әлеге ярышта катнашып кайттылар. Кызлар командасы Шәтке һәм Олы Мәтәскә мәктәбеннән тупланды.

Вопрос: Какие действия необходимо совершить владельцу имущества, если он не получил письмо с налоговым уведомлением?

Ответ:

Налоговые уведомления не направляются по почте налогоплательщикам в следующих случаях:

1) наличие налоговой льготы, налогового вычета, иных установленных законодательством оснований, полностью освобождающих владельца объекта налогообложения от уплаты налога;

2) если общая сумма налоговых обязательств, отражаемых в налоговом уведомлении, составляет менее 100 рублей;

3) налогоплательщик является пользователем интернет-сервиса Федеральной Налоговой Службы  России – личный кабинет налогоплательщика и не направил уведомление о необходимости получения налоговых документов на бумажном носителе.

Вступление в силу Федерального закона от 03.07.2016 № 290-ФЗ «О внесении изменений в Федеральный закон от 22.05.2003 № 54-ФЗ «О применении контрольно-кассовой техники при осуществлении наличных денежных расчетов и  (или) расчетов с использованием платежных карт»  предусматривает изменение порядка применения контрольно-кассовой техники (далее - ККТ).


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

"Эковесна - 2017" акция кысаларында Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы коллективы бакча тирәлеген, Теләче авылы урамнарын, агачлыкларны чүптән чистарту өстендә үзләреннән зур өлеш кертә.Шулай ук агач утырту, аларның артык ботакларын кисү,  бордюрларны һәм агачларны акка буяу кебек эшләр дә читтә калмый. Чисталыкны саклау безнең кулларда, шуңа күрә үсеп килүче буынга табигатьне саклап калуның нигезләрен төшендерү безнең бурычыбыз!

Тирә - юньне чиста тоту өчен бик нык тырышлык таләп ителә.29  апрельдә Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары, укытучылары  белән язгы өмәдә катнаштык. Чистарып, яшәреп киткән тирә - юнь күңелләрне сөендерә.

Мәдәният  йорты  янәшәсенә  миләш, шомырт, балан  агачлары  утырттылар.

"Картаймагыз әле,Ветераннар.Сезгә тиеш әле бик күп назлар"дип исемләнгән очрашуның берсе Сәетшина Рәйсә апа янында үткәрелде. Укучылар аңа җырлар җырладылар,матур теләкләрен җиткерделәр. Рәйсә әбинең ике күзе дә күрми инде. Шулай булса да, күңеле күтәренке. Мәктәптә ятлаган шигырьләрен әле дә хәтерли, өйләп тә күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International