«Хәвефсез тәгәрмәч - 2017» конкурсы призёрларын котлыйбыз

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

3 майда «Хәвефсез тәгәрмәч - 2017» республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар һәм түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр: медицина ярдәме нигезләре буенча Гирфанов Ф. малайлар арасында, Галимова Г. кызлар арасында икенче урынга, ә мәктәп командасы өченче урынга лаек булдылар. Балаларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.  Җиңүчеләрне котлыйбыз, аларга зур уңышлар һәм сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International