2017 елның 30 апрелендә Кукмара шәһәрендә 2005 нче елда туган һәм аннан дә яшьрәк кызлар арасында волейбол буенча район беренчелеге булып узды. Теләче спорт мәктәбе кызлар командасы тренеры Гәбделхәев Рәшит җитәкчелегендә әлеге ярышта катнашып кайттылар. Кызлар командасы Шәтке һәм Олы Мәтәскә мәктәбеннән тупланды.
Ярышларда барысы 6 команда катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча:
1 урында – Зилант-1
2 урында- Зилант-2
3 урында-Яниль
4 урында– Теләче