Кул көрәше буенча Республика беренчелеге булып узды.

2017 елның 2 мае, сишәмбе

28-29 апрель көннәрендә Арча шәһәрендә Бөтенрәсәй “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында кул көрәше буенча Республика беренчелеге булып узды. Ярышта республиканың 17 муниципаль берәмлегеннән җыелма командалар катнашты, шул исәптән, кул көрәше тренеры Айрат Кыямов җитәкчелегендә Теләче районы җыелма командасы да. Командалар арасында урыннар түбәндәгечә:

1 урын: Тукай районы

2 урын: Теләче районы

3 урын: Арча районы

Шәхси беренчелектә үз үлчәү авырлыкларында безнең район спортчылары түбәндәге урыннарны яулады:

Алия Мифтахова – 2 урын

Айгөл Имамиева – 3 урын

Гыймаев Илназ – 3 урын

Хәбиров Булат – 2 урын

Галимҗанов Рәмис – 2 урын

Закиров Булат – 3 место

Җиңүчеләргә диплом һәм медальләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International