ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2017 ел
сишәмбе

Әлеге акция кысаларында китапханә территориясендә  җимеш агачлары утыртылды. Тирә - юнебезгә яшельлек бирүче, сулар һавабызны чистартучы,  урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычыбыз.

Олы  Мәтәскә авыл мәдәният йорты  хезмәткәрләре  “Агач утырту көне” акциясендә катнашып, мәдәният йорты  территориясенә агач утырту өмәсенә чыкканнар.

Тирә-юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы, агачлар утырту -  барыбызның да уртак бурычы ул. 29 апрельдә икеайлык кысаларында Республикада агач утырту көне үткәрелде. Әлеге акциядә Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә читтә калмады. Үзләренең территорияләренә 10 төп чыршы үсентесе утырттылар.

Алан  авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре  “Агач утырту көне” акциясендә катнашып, авыл җирлеге  территориясенә агач утырту өмәсенә чыкканнар.

Бу эшне балалар һәм тыл ветераны Хәсән абый ярдәмендә башкардык. Утырткан агачлар истәлек булып, балалар белән бергә «үсеп», бакчага ямь биреп торачак. 

Яз- чистарыну ае. 29 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе коллективы бердәм булып язгы өмәгә чыкты. Алар озын кыштын соң мәктәп ишегалды территориясен чистарту эшен башлады.  Күмәк өмәдә һәркем тырышып эшләде.Өмәдә катнашучыларга зур рәхмәт! 

29 апрельдә Баландыш төп мәктәбендә шимбә өмәсе үткәрелде. Әлеге өмә Экология елы кысаларында оештырылган файдалы эш булды. Мәктәп тирәләрен чистарту, мәктәп яны тәҗрибә участогында тәртип булдыру  – бу экологик өмәнең төп юурычы иде. Өмәдән соң тирә – ягыбыз чистарып калды.

28 нче апрельдән Республикабызда  « Җиңү бакчалары” проекты гамәлгә керде. Сугыштан соңгы елларда алмагач бакчалары булдыру  максаты куелган булган. Халкыбызның күркәм традициясен  Олы Мишә урта мәктәбе коллективы да дәвам итә. Без көндә мәктәпкә алмагачлар аллеясыннан керәбез. Алмагачларның хуш исле чәчәкләрен күреп хозурланабыз, тәмле алмаларын ашап сихәтлек алабыз. Шул ук вакытта алмагачларны тәрбияләп тору да безнең бурыч. Хәзерге вакытта алмагачларның кәүсәләре агартылды, төпләре йомшартылды. Мәктәп яны бакчасына  яшь куаклар утыртылды. Алмагач бакчасы-  безнең мәктәпнең горурлыгы, Бөек Җиңү көне алды проектын тормышка ашыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International