ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2017 ел
сишәмбе

В соответствии с планом эвакуации были открыты двери в направлении движения, дети выведены быстро, без паники и собраны в предусмотренном планом эвакуации месте. Пусть все отработки будут только учебными и показательными, чтобы дети знали, что делать, чтобы не допустить пожара в школе.

27 апрель  көнне Ямбулат авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф  укучылары белән   Г. Тукайның тууына 131 ел булу уңаеннан “ Тукай безнең күңелләрдә” дигән шигырь бәйрәме үткәрелде.  Бәйрәмдә укучылар  Г. Тукайның шигырьләрен сөйләделәр , әкиятләрен тыңладылар.

Әйтергә кирәк, элеккеге заманнарда әлегедәй ярыш ел саен уза торган булган, һәм оештыручыларның максаты ярышны яңадан ел саен уза торган итү. Бу хакта ярыш карарга килгән элеккеге мәгариф бүлеге җитәкчесе, бүген исә районның ветераннар советы рәисе Мансур Газизов та искәртеп үтте. Ярышта район мәктәпләреннән барлыгы 10 команда көч сынашты, җиңүче командалар түбәндәгечә:

27 апрель көнне Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында өлкән һәм әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен “Ак ладья” исеме астында зур шахмат турниры узды. Балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге өстәмә белем бирү педагогы Алхамҗан Абдурахманов Теләченең мәктәпкәчә яшькәчә балалар тәрбияләнүче оешмаларында шахмат түгәрәге алып бара, һәм әлегедәй турнирлар үткәрү матур гадәткә әйләнде. Быел да балалар шахмат уйнады, әлеге өлкәдә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

28 апрель көнне Теләче җирлекара китапханәсендә районыбызның 30  яшькә кадәрге бер төркем яшьләре Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең социологик фәннәр кандидаты, әйдәп баручы фән хезмәткәре,  якташыбыз Галиева Гүзәл Илгиз кызы белән очрашты. Ул татар тарихын өйрәнүгә өндәгән “15 минут эчендә Татар тарихы ” исемле сораштыру уздырды. Җанлы әңгәмә чәй өстәле артында барды. 

Бәйрәмгә әти-әниләре  чакырулы иде.  Балалар бәйрәмдә үзләренең  бакчада  өйрәнгән барлык  осталыкларын күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмгә кунак булып Белмәмеш килгән иде, ул балалар белән төрле кызыклы мәсьәләр чиште. Икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар да үзләренең өлкән дусларын котлап, шигырьләр сөйләделәр.Чыгарылыш төркеменә йөрүче кызларның әтиләре белән башкарган вальс барлык килгән кунакларны һәм бигрәк тә балаларны шаккатырды.


28
апрель, 2017 ел
җомга

 “Родник” халыкка комплекслы  социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  гаиләгә һәм балаларга социальярдәм итү бүлекчәсе  белгечләре, Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме алдыннан, “Обелиск” акциясе кысаларына таянып, волонтерлар белән берлектә Теләче  ял паркында урнашкан мемориалны чистарту, тәртипкә китерү кебек эшләрне башкардылар. Чараның максаты: укучыларга Бөек Ваташ сугышында һәлак булган якташларыбызны онытмаска кирәклеген искә төшерү.

2017 елның 26 апреле көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Чернобыль атом электростанциясендә булган катастрофага 31 ел тулу уңаеннан, шунда хезмәт иткән кешеләр белән очрашу үткәрделәр. Әлеге очрашуга Теләче районының Үзәк авылыннан Киямов Марат абый чакырылды. Түгәрәк  өстәл артында Чернобыльдә булган фаҗига искә алынды.

28 нче апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне унаеннан Баландыш мәктәбендә төрле чаралар уздырылды. Класс җитәкчеләре укучылар өчен «Дәрес вакытында һәм класстан тыш чаралар вакытында төп куркынычсызлык кагыйдэлэрен үтәү» дигән темага класс сәгатьләре уздырдылар. Башлангыч класс укучылары арасында рәсем конкурсы үткәрелде.Югары сыйныф укучылары тарафыннан хезмәтне саклау кагыйдәләренә багышланган стенгазета чыгарылды.

Мероприятия для детей всегда проходят в теплой и дружеской обстановке. 
Вот и в преддверии 130-летия со дня рождения татарского поэта Габдуллы Тукая, библиотекари провели литературно – музыкальный час «Созвездие по имени Тукай». В ходе мероприятия, ребята не только были зрителями, но и сами стали его активными участниками. Дети с большой радостью прочли стихотворения Г. Тукая, внимательно слушали обзор книжной выставки, а затем с удовольствием посмотрели мультфильмы по сказкам поэта – классика. 
В завершении мероприятия дети и взрослые, все вместе, исполнили песню «Туган тел» на стихи Габдулы Тукая. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International