28 нче апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне унаеннан Баландыш мәктәбендә төрле чаралар уздырылды. Класс җитәкчеләре укучылар өчен «Дәрес вакытында һәм класстан тыш чаралар вакытында төп куркынычсызлык кагыйдэлэрен үтәү» дигән темага класс сәгатьләре уздырдылар. Башлангыч класс укучылары арасында рәсем конкурсы үткәрелде.Югары сыйныф укучылары тарафыннан хезмәтне саклау кагыйдәләренә багышланган стенгазета чыгарылды.