28 апрель көнне “Батыр” спорт комплексында район башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Кубогына волейбол буенча район беренчелеге уеннары узды. Әйтергә кирәк, элеккеге заманнарда әлегедәй ярыш ел саен уза торган булган, һәм оештыручыларның максаты ярышны яңадан ел саен уза торган итү. Бу хакта ярыш карарга килгән элеккеге мәгариф бүлеге җитәкчесе, бүген исә районның ветераннар советы рәисе Мансур Газизов та искәртеп үтте. Ярышта район мәктәпләреннән барлыгы 10 команда көч сынашты, җиңүче командалар түбәндәгечә:
1 урын: Олы Мәтәскә урта мәктәбе
2 урын: Үзәк урта мәктәбе
3 урын: Иске Җөри урта мәктәбе
Беренче урын алучы командага Күчмә Кубок тапшырылды.