28 апрель көнне Теләче җирлекара китапханәсендә районыбызның 30 яшькә кадәрге бер төркем яшьләре Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең социологик фәннәр кандидаты, әйдәп баручы фән хезмәткәре, якташыбыз Галиева Гүзәл Илгиз кызы белән очрашты. Ул татар тарихын өйрәнүгә өндәгән “15 минут эчендә Татар тарихы ” исемле сораштыру уздырды. Җанлы әңгәмә чәй өстәле артында барды.