ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

21 апрельдә Баскет-холлда «Илһам» яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Анда Алан урта гомумбелем бирү мәктәбеннән өч укучы катнашты: Дәүләтшин Р., Хәлиуллина Я., Хәбирова Д. Бәйге лауреатларын котлыйбыз һәм аларга иҗади уңышлар телибез.

22 апрель көнне  Баландыш  авыл мәдәният йортында  Иске Җөри авыл үзешчәннәре  «Бер күрешү үзе бер гомер” дип исемләнгән ял концерты белән чыгыш ясаганнар.

Әлеге фестиваль- бәйгедә Айдар мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Сәхнә" халык театр үзешчәннәре дә катнашып Рабит Батуланың "Кичер мине, әнкәй" пьсасын куеп,Казан жюри алдында имтихан тоттылар һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

 

Балалар .Г.Тукайның шигырьләренә рәсемнәр ясадылар.Рәсем конкурсында Ямбулат башлангыч мәктәбе укучысы Брасалин Рамил җиңүче булды.Ул Г.Тукайның "Эш беткәч ,уйнарга ярый" әсәренә рәсем ясаган иде.

Шуны искә алып 1994 елның 22нче апреленнән алып бу көн - Бөтендөнья Җир көне дип исәпләнә.Т абигатькә гуманлы мөнәсәбәт, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү; табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү масатыннан Айдар авылы мәдәният йорты мөдире һәм авыл китапханәче идиясе белән Җир көне уңаеннан  әзерләнгән листовкалар таратылды.    
Листовканың эчтәлегендә- "  Табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк!"- дигән сүзләр тагын бер мәртәбә җир анабызга мәрхәмәтле булырга кирәклекне искәртә!

Мәдәният йорты территориясендәге чүпләрне җыеп, калган карларны тараттылар.

Кояш карау белән кар астыннан “эшләр” чыгып кына тора. Баландыш авылы мәдәният йортында даими рәвештә өмәләр оештырабыз. 22 апрель көнне мәдәният хезмәткәрләре Низамова С., Назипова М. һәм Гасимова Р.-ләр тарафыннан мәдәният йорты бакчасындагы карларны тарату, кардан арынган җирләрне тырмалап себерү кебек эшләр эшләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International