ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Гражданлык позициясен, мәрхәмәтлекне җәмгыятьтә таныту һәм яңа идеяләрне, социаль проблемаларны хәл итүнең  мөһим ресурсын формалаштыру максатыннан , гражданлык активлыгын күтәрүгә, 17 апрельдән 25 апрельгә кадәр Татарстан Республикасында "Язгы игелек атнасы" игелекле эшләр эстафетасы "МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" акциясе старт алды. Шул уңайдан Айдар мәдәният йортының методик бүлмәсендә авыл китапханәсе белән берлектә “Коммуналь түләүләрне-өйдән”- дип аталган күргәзмә куелды. Әлеге күргәзмә аша авыл гражданнарына, әти-әниләр игътибарына электрон түләүләрне өйрәнү  һәм түләү максатыннан куелды.

                                                        

Беренчеләрдән булып баян сыйныфын тәмамлаучы Яруллин Фарит, Ибраев Ильмир, Сунгатуллин Фаиль инструмента уйнап имтихан тоттылар.  Имтихан әгъзалары аларның чыгышларын уңай бәяләде.  Киләчәктә безнең мәктәптә алынган белемнәре бу балаларның тормышларында файдалы булсын иде.

Безнең мәктәп укучылары да әлеге акциядә бик теләп катнаштылар. Алар авыл китапханәсенә барып бергәләп китап укыдылар. 

Тиешле инструктажларны үткәргәннән соң укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр  мәктәп янын чүптән арындырдылар. 

Өмәдә укучылар, укытучылар  катнашты. Барлык катнашучылар да тырышып эшләделәр, территорияне чүп –чардан арындырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International