ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Шул уңайдан  21 апрель көнне Ямбулат  авыл китапханәчесе “Игелек яшәсен җиһанда” исеме белән пенсия яшендәге Минсылу Шәйхетдинованы  газет – журналлар белән таныштыру максатыннан өендә булды. Аңа саулык – сәламәтлек, озын гомер теләде.

 22 апрельдә Баландыш төп  мәктәбендә шимбә өмәсе үткәрелде. Мәктәп тирәләрен чистатру, мәктәп яны тәҗрибә участогында тәртип булдыру, стпортплощадканы чүптән арындыру- бу экологик өмәнең төп бурычы иде. Шимбә өмәсенә мәктәп укучылары, укытучылар һәм хезмәткәрләр дә чыкты. Өмәдән соң тирә-ягыбыз чистарып калды. 

Апрель өмәсендә укучылар һәм техник хезмәткәрләр катнашты. Барлык катнашучылар да тырышып хезмәт итте. Территория чүп-чардан арындырылды. Өмәдә катнашучыларга мәктәп администрациясе зур рәхмәтен белдерде.

1 нче апрельдән  31 нче майга  кадәр чисталык икеайлыгы  игълан ителде. Шул сәбәпле  хәрбер оешма үз территориясендә чистарту, кар тарату  эшләрендә актив  катнашты. Бу эшләр даими алып барыла. Шулай ук юл кырыйлары чүп-чарлардан чистартылды.

Шушы уңайдан Олы Нырсы авыл китапханәсендә рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар конкурста бик теләп катнаштылар. Район китапханәсенә рәсемнәрнең иң матурлары Районда уза торган конкурста катнашырга җибәрелде.

Әлеге акция кысаларында , 21 апрель көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре Югары – Утар балалар йортында булып, күчтәнәчләр тапшырдылар. 

21 апрель көнне дә китапханә «И девчонки, и мальчишки – все на свете любят книжки» исемле күргәзмә белән башлангыч сыйныф укучыларын каршы алды. Яңа кайткан  китаплар буенча фикер алышынды.Шулай ук бу чарада катнашучылар янәдән бер кат китапны саклап тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.


21
апрель, 2017 ел
җомга

20 апрель көнне Күкчә авылы китапханәсендә шагыйрә Сания Әхмәтҗановага 55 яшь тулу уңаеннан “Мәхәббәтле иҗат”- дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.Күргәзмәгә язучының әсәрләре куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International