Агымдагы елның 22 мартында Теләченең “Батыр” спорт комплексында 2006 – 2008 елгы һәм кечерәк кызлар һәм малайлар арасында бадминтон буенча районара ачык турнир узды. Баландыш төп мәктәбеннән парлы уенда кызлар арасында Мубаракшина Ч. Һәм Гарипова З., малайлар арасында Музафаров Р. Һәм Тимербаев Р. 2 нче урынны алдылар. Җиңүчеләрне уңышлары белән котлыйбыз!
21 нче март – Халыкара урман көне буларак кабул ителгән. Урман безгә агачын да, җиләк – җимешен дә, гөмбәсен дә, дару үләнен дә бирә. Юкка гына урманны – табигатьнең “үпкәсе” димиләр. Башлангыч класс укучылары ял клубында урманнарның кеше өчен әһәмияте һәм тарих дәвамында ничек үзгәрешкә дучар булулары хакында сөйләштеләр , “Урман-яшәү чыганагы” темасына рәсем конкурсы уздырылды.
17 март көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татар федераль милли мәдәни автономиясе “Идел” яшьләр үзәге Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең тууына 70 елга багышланган республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесе үтте. Баландыш төп мәктәбенең 4 нче класс укучысы Галләмов Морат “Вокал” номинациясендә 2 нче урын алды. (Җитәкчесе – Сафина А.Ә.) Җырчы егетебезне чираттагы җиңүе белән котлыйбыз!
17 нче март көнне Баландыш төп мәктәбе укучылары республикакүләм “Без бергә” фестиваленең район турында катнаштылар. “Сәнгатьле сөйләм” номинациясендә Мубаракшина Ч., “вокал – соло” номинациясендә Гайнетдинова Н., Галлямов М. чыгыш ясады. Укучыларыбызның чыгышы жюри әгъзалары тарафыннан уңай бәяләнде.
Алар инде элеккечә аклык белән күзне чагылдырмый, ә тыйнак кына гөрләвеккә әверелеп, кара туфракка урын биргән сыман, юкка чыгалар. Көннәр җылы, һавада хуш ис таралса да, яз тулы хокукы белән килергә ашыкмый. Бу хикмәтнең сере кая яшеренгәнлеген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасына йөрүче нәниләр агымдагы елның 21 мартында Нәүруз бәйрәмендә белделәр. Кышны озату, язны каршылау бәйрәмен бакчага йөрүче балалар сөенеп көтеп алды. Шуңа да алар Яз патшабикәсен урамнан ук каршы алырга уйлап, бакча тирәсенә җыелышты. Рәхәтләнеп уйнап туйганнан соң, ни курсенннәр, капкадан Яз түгел, ә чып-чын Кыш бабай күренде. Баксаң, Кышның китү уенда да юк икән. Ул безнен туган ягыбызны, балаларны шулкадәр яраткан, кире салкын, буранлы төбәгенә кайтып китәсе бер дә килми, ди. Әмма артыннан ук Язның төкле аяклары белән атлап килүен сизде “бабакай”. Аны гүзәл Нәүрүзнең үзе белән ияртеп алып килүе балалар өчен икеләтә шатлык булды. Балалар Кыш бабайны да, Нәүрузбикәне дә бик яраттылар. Шуңа да кемнең каласын ярыштырып хәл иттәргә булдылар. Җылы, матур җәйләрне ияртүче, ягымлы Яз бәйрәме Нәүрүзне җиңдерү теләге көчлерәк булган, күрәсен. Соңгы, аркан тарту ярышында, аңа балалар да ярдәмгә килделәр. Ә Кыш бабай балаларга рәхмәт әйтеп, күчтәнәчләр өләшеп, юлга кузгалды. Бәйрәм күңелле уеннар дәвам итте.
Ярышның ачылыш тантанасында Татарстан республикасы Президенты Р.Миннеханов, Саба районы башлыгы Р.Миннеханов, Татарстанның өстәл теннисы федерациясе җитәкчесе А. Айделдинов, Татарстанның федераль салым хезмәте җитәкчесе М.Сафиуллин һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты. 2005 елгы һәм яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында узучы ярышта республиканың 18 районыннан 96 теннисчы катнашты. Теләче җыелма командасы составына балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгендә өстәл теннисы түгәрәгенә йөрүче балалар керде, гомүмкомандалар арасында 8 нче урын яуладылар.
Согласно утвержденному графику, 22 марта 2017 года депутат Государственного Совета Республики Татарстан Камиль Садриев провел прием граждан в местной общественной приемной Тюлячинского местного отделения Партии. Депутату обратились двое жители Тюлячинского муниципального района волнующими их вопросами. В ходе приема были даны консультация и рекомендации обратившимся гражданам. Все проблемы обратившихся граждан были взяты на личный контроль депутатом для содействия в их решении.
Нәүрүз – ул көн белән төн тигезләшкән һәм төрек халкында авыл хуҗалыгы эшләре башланган көн. Ул табигатьнең яңаруын, җанлануын гәүдәләндерә. Балалар халык йолалары белән якыннан танышсыннар өчен, программага төрле уеннар һәм бәйгеләр кертелгән иде. Бәйрәм соңында пәйда булган яз кызы – Нәүрүз бөтен кешегә дә иминлек, сәламәтлек теләде.
Турнирда Арча, Кукмара, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарыннан 50 дән артык яшь бадминтончы катнашып, ялгыз һәм парлы уеннарда көч сынашты. Аерым уенннар буенча нәтиҗә чыгарганнан соң, командалар беренчелеге түбәндәгечә булды:
Бу чарага шигърият сөючеләр җыелды. Авылда шигырь язучылар шактый күп. Чара барышында алар үзләре язган шигырьләрне сөйләделәр. Гаҗәп дулкынландыргыч һәм назлы итеп Габдулла Тукай, Фанис Яруллин һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре укылды.