ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

Алан урта мәктәбе укучылары тимурчылык эшендә даими катнашып киләләр. 10 нчы сыйныф укучылары  Балыклы авылыннан үзләренә беркетелгән Галиева Розалия апага чираттагы ярдәм рейды ясадылар. Алар аның хәлен белделәр, ишек алдын, капка төбен боздан  арындырдылар. Язгы су басуны булдырмас өчен канау казыдылар. Үзләренең эшләреннән һәркем канәгать калды.

Чөнки тиздән безнең якларга канатлы дусларыбыз кайтачак. Тәрбияче балаларга кошларның кайтуларына сыерчык оялары ясарга, аларны сакларга кирәклекне аңлата. Туган якларына яңадан әйләнеп кайткач, кошларның сөенешеп, бер-берсен уздырып сайраган   тавышлары да күңелгә рәхәтлек, яшәү көче бирә.

Шулай ук балалар “Син кошларны беләсеңме?” исемле викторина сорауларына җаваплар бирделәр.

2016 елның 24 нче март көнендә Теләче авылында яшәуче  тыл ветераны Юнусова Вәрәкия Багаутдин кызына   90 яшь тулды. Шул уңайдан Вәрәкия  апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды.

Юбилярга исэнлек саулык, аяз күк йөзе, тыныч тормыш теләп калабыз.

Китапханәдә бу көнгә карата китап күргәзмәсе эшләнде. Китап укучылар тарафына С. Есенинның, И. Бунинның, А. Пушкинның, Н.Рубцовның, Н. Некрасовның, А. Плещеевның, А. Фетның, Ф. Тютчевның табигать турында шигырь һәм хикәя китаплары тәкъдим ителде. Шулай ук укучылар белән Россия табигате, экология  проблемалары темаларына  сүз алып барылды.


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бу экологик дәреснең мәгънәсе дә шунда ки, табигатьне саклар өчен иң мөһиме нәрсә эшләргә соң? Беренчедән, шуны аңларга кирәк, безнең арадан һәрберебез табигатьнең һәр хәзинәсе өчен җавап бирергә тиешбез. Шуның өчен дә  бик каты законнар кирәк дип уйлыйм. Икенчедән, кеше балачагыннан ук  үзендә табигатькә сак караш  тәрбияләргә тиеш. Өченчедән, табигатькә  һәм кешегә зыян китерми торган техника һәм технологияләр эшләнергә тиеш. Шуңа күрә дә табигать белән аның байлыкларын  арттырып, берлектә яшәргә кирәк.

 

Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы-иҗади фикерләүче,инициативалы,иҗтимагый тормышта актив катнашучы,белемле,ике дәүләт телендә дә һәм шул ук вакытта чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль(полилигваль)шәхес тәрбияләү.

23 март көнне 3нче балалар бакчасының “Шатлык” бию коллективы һәм Майсурадзе А.- вокал соло буенча Олы Әтнәдә эстрада сәнгатенең   “Созвездие- Йолдызлык-2017”  XVII  ачык  республика  телевизион  яшьләр фестивале  зона бәйгесендә чыгыш ясадылар.

Бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән саналган. Су – яшәү чыганагы. Кеше өчен дә, үсемлек, хайваннар, балыклар, кош-кортлар өчен дә, гомумән, бөтен тереклек өчен дә. Су белән бәйле булган экологик проблемаларны ачыклау,  кеше тормышында суның әһәмияте, аны саклау ысуллары буенча, Урта Мишә авыл китапханәсендә  “Су – яшәү чыганагы” дип исемләнгән темага әңгәмә үткәрелде.

Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә бердәм дәүләт имтиханына һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек кысаларында 9, 11 сыйныф укучылары өчен  консультацияләр уздырыла. Бүген 11 сыйныф укучылары рус теленнән “Морфология” бүлеге буенча теоретик белемнәрен ныгыттылар. Омоним формаларына гомуми күзәтү ясадылар. Җөмлә кисәкләрен анализладылар. Бердәм дәүләт имтиханы биремнәре буенча практик эшчәнлекләрен камилләштерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International