Язгы мәрхәмәтлелек

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Алан урта мәктәбе укучылары тимурчылык эшендә даими катнашып киләләр. 10 нчы сыйныф укучылары  Балыклы авылыннан үзләренә беркетелгән Галиева Розалия апага чираттагы ярдәм рейды ясадылар. Алар аның хәлен белделәр, ишек алдын, капка төбен боздан  арындырдылар. Язгы су басуны булдырмас өчен канау казыдылар. Үзләренең эшләреннән һәркем канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International