Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы-иҗади фикерләүче,инициативалы,иҗтимагый тормышта актив катнашучы,белемле,ике дәүләт телендә дә һәм шул ук вакытта чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль(полилигваль)шәхес тәрбияләү. Әлеге темага кагылышлы безнең 3нче балалар бакчасында 22.03.2017 елда педсовет булып узды. Чыгышлар:Сафина Е.В. “Сөйләм телен үстерүнең отышлы алымнары”, Шаймарданова М.Н. “Сүзле уеннар кулланып балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” , Шагимарданова Л.М. “Рус телен уен аша өйрәнәбез” , Биккинина Р.Р. “Белем эшчәнлегендә информацион-коммуникатив технологияләр (ИКТ) кулланып эшләү”, Хазинурова Г.Р. “Белем бирү эшчәнлегендә УМК куллану”, темасына чыгыш ясадылар.
Бүгенге балаларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең балаларыбыз бөтен яктан да үрнәк булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.