ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

18 март көнне Иске Җөри мәктәбенең башлангыч сыйныф  укучылары  сыйныф  җитәкчеләре белән берлектә  Иске Җөри  авылы китапханәсенә  экскурциягә килделәр.  Китапханәче Гильмутдинова Р. балаларны китапханә тарихы, китап фонды белән таныштырды, китапка сакчыл караш кебек төшенчәләрне аӊлатты.  Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар, үзләренә ошаган китапларны сайлап алдылар.

21 март көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Халыкара кошлар көне якынлашу уңаеннан “Кошлар –безнең дусларыбыз”дигән китап күргәзмәсе оештырылды.  Укучылар кошлар турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белән таныша алалар.

Шармыш авыл китапханәсендә табигатьне пычранулардан саклау  темасына багышланган «Жизнь планеты в твоих руках» исемле конкурс игълан ителгән иде. Конкурс балаларда зур кызыксыну уятты. Ясалган рәсемнәр бик матур килеп чыкты.

19 марта библиотекарь Казакларской сельской библиотеки Альбина Рахматуллина побывала в пункте выдачи книг в Больше Кибя-Козинской начальной школе. Дети очень охотно знакомились с новыми книгами. Провели беседу на тему “Китап эченә сәяхәт”. 

21 март көнне Сауш авылы мәдәният йорты каршында авыл халкы өчен «Нәурүз» бәйрәме үткәрелде. Өлкәннәр һәм балалар өчен төрле кызыклы уеннар, концерт номерлары оештырылды. Бәйрәм ахырында килгән кунакларга уха пешерелде, коймак белән чәй бирелде. Ял кичәсе бик күңелле үтте.

19 март көнне Айдар мәдәният йортында укучылар һәм шәһәрдән кайтан  балалар өчен язгы каникул чорын файдалы ял итү максатыннан  «Җитезләр, көчлеләр,осталар!» дип исемләнгән күңелле стартлар бәйгесе үтте. Ярышта 10 кешедән торган 2 команда көч сынашты. Командының исемннәрен егет-кызлар үзләре сайлады. Бер шиксез, спортта яхшы нәтиҗәләр күрсәткән малайлар-кызлар бу көнне дә сынатмадылар. Бердәм һәм матур уен күрсәттеләр. Бәйгедән соң барсыда тәмле призлар белән бүләкләнделәр.

          15 марта в Большенырсинском сельском доме культуре прошло мероприятие под названием “ Нырсы -1000 еллык тарихлы авыл”,а также прошла презентацие книги история села Большие Нырсы. Автор книги односельчанка Гильмутдинова Н.Х.   На этот вечер были приглашены гости и жители села.Вечер прошел концертными  номерами,а также видиоклипом. Поситители и гости этого вечера остались довальными.

17 март к өнне Айдар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә яшүсмерләрнең сәламәтлегенә тәмәке, алкогол ь һәм наркотик матдәләрнең  йогынтысы турында,   « Бирешерә ярамый! »  дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде.  Мәгълүмати сәгать барышында “Кеше организмына  наркотикларның  тәэсире”, “Ни өчен яшүсмерләр үзләренә нәрсә янаганын белеп, наркотик матдәләр куллана башлыйлар?” кебек сорауларга җаваплар тыңланды, әлеге теманы яктырткан презентация күрсәтелде.  

18 март көнне Шәтке авылында авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре , мәктәп белән берлектә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде.  Бәйрәм  Нәүрүзбикә килү белән башланып китте. Балалар һәм авыл кешеләре төрле спорт уеннарында катнаштылар. Килгән кунаклар кайнар коймак, казанда пешкән ботка белән сыйландылар. Бәйрәм көне буе дәвам итте.

24 март көнне Теләче җирлекара китапханәсендә  Халыкара театрлар көне уңаеннан  «Яшәтә дә сәхнә, яшәртә дә» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International