24 март көнне Халыкара театр көне уңаеннан Теләче Үзәк китапханәсендә "Яшәтә дә сәхнә, яшәртә дә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә театр тормышында танылган кешеләр, аларның тормыш юллары һәм кызыклы вакыйгалары турында мәгълүматлар куелды.
Урман яшәү чыганагы, җир яме, табигатьнең иң матур бизәкләренең берсе. Ул матди байлык, саулык чыганагы. 23 март көнне, экология елы уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә “Тамчы” берләшмәсенә йөрүче балалар катнашында «Шауласыннар яшел урманнар!» дип исемләнгән танып-белү сәгате уздырылды. Чарада катнашучылар урманның гаҗәеп зур байлык булуын, аны саклау һәрберебезнең изге бурычы икәнлегенә тагын бер кат төшенделәр һәм кул эшләнмәләреннән үзләренең кечкенә урманнарын булдырдылар.
Аның беренче көне Теләче балалар китапханәсендә, урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Вода в нашей жизни» дигән презентация күрсәтү белән башланып китте. Безнең китапханә шушы вакыт аралыгында төп игътибарны экология, сәламәтлек һәм уку культурасы кебек проблемаларга юнәлтергә тырыша.
Презентация ярдәмендә без балаларга тормышта суның роле, аның каян килүе һәм суны ничек әрәм итмәскә икәнен аңлатырга тырыштык. Биредә балалар суның биологик мәгънәсе һәм кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында белделәр. Ахырдан бергәләп слайдта күрсәтелгән сорауларга җавап бирделәр һәм мультфильм карадылар.
Безнең бакчада тәрбияләнүче балалар табигать белән кызыксыналар. Алар үсемлекләрне, хайваннарны бик яраталар. Без балалар белән үсемлекләр доньясын табигать почмагында күзәтәбез. Балалар бик тырышып помидор,чәчәк үсентеләрен тәрбиялиләр,алар бу хезмәтне бик яратып башкаралар.
24-30 мартта китапханәләрдә балалар китабы атналыгы үтә. Аның беренче көне Теләче балалар китапханәсендә, урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Вода в нашей жизни» дигән презентация күрсәтү белән башланып китте. Безнең китапханә шушы вакыт аралыгында төп игътибарны экология, сәламәтлек һәм уку культурасы кебек проблемаларга юнәлтергә тырыша.
Презентация ярдәмендә без балаларга тормышта суның роле, аның каян килүе һәм суны ничек әрәм итмәскә икәнен аңлатырга тырыштык. Биредә балалар суның биологик мәгънәсе һәм кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында белделәр. Ахырдан бергәләп слайдта күрсәтелгән сорауларга җавап бирделәр һәм мультфильм карадылар.
23 март көнне Сауш авылы китапханәсендә “Безнең канатлы дусларыбыз” темасына рәсем конкурсы оештырылды. Шулай ук балалар “Син кошларны беләсеңме?” исемле викторина сорауларына җаваплар бирделәр.
Бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән саналган. Су – яшәү чыганагы. Кеше өчен дә, үсемлек, хайваннар, балыклар, кош-кортлар өчен дә, гомумән, бөтен тереклек өчен дә. Су белән бәйле булган экологик проблемаларны ачыклау, кеше тормышында суның әһәмияте, аны саклау ысуллары буенча, Урта Мишә авыл китапханәсендә “Су – яшәү чыганагы” дип исемләнгән темага әңгәмә үткәрелде.
Бу чарага шигърият сөючеләр җыелды. Авылда шигырь язучылар шактый күп. Чара барышында алар үзләре язган шигырьләрне сөйләделәр. Гаҗәп дулкынландыргыч һәм назлы итеп Габдулла Тукай, Фанис Яруллин һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре укылды.
21 март – Халыкара шигърият көне. Шул уңайдан, әдәбиятка, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 21 март көнне Айдар авыл китапханәсендә "Шигырьләр түшәлгән сукмакта" исемле позия сәгате уздырылды. Китапханәче укучыларны шагыйрьләрнең төрле елларда басылып чыккан шигъри әсәрләре белән танышырды, шигъриятнең бөек көче, шагыйрь турында, шигырь турында күпме сөйләсәң дә, шигырьнең үзеннән көчлерәк итеп әйтеп булмыйдыр дигән мәгълүматлар җиткерде. “Шигърият бакчасында» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.