24-30 мартта китапханәләрдә балалар китабы атналыгы үтә. Аның беренче көне Теләче балалар китапханәсендә, урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Вода в нашей жизни» дигән презентация күрсәтү белән башланып китте. Безнең китапханә шушы вакыт аралыгында төп игътибарны экология, сәламәтлек һәм уку культурасы кебек проблемаларга юнәлтергә тырыша.
Презентация ярдәмендә без балаларга тормышта суның роле, аның каян килүе һәм суны ничек әрәм итмәскә икәнен аңлатырга тырыштык. Биредә балалар суның биологик мәгънәсе һәм кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында белделәр. Ахырдан бергәләп слайдта күрсәтелгән сорауларга җавап бирделәр һәм мультфильм карадылар.