ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

Барлыгы 4 команда катнашты:Теләче,Аксубай,Кайбыч һәм Чистай командалары.

Уеннар нәтиҗәсендә:

1 урынны-Теләче

2 урынны-Кайбыч

3 урынны-Аксубай районнары  яулады.

Әлеге ярышларда Теләче командасы инде  4 тапкыр чемпион булды.

Без аларны котлыйбыз һәм аларга  алга таба да зур җинүләр телибез!

Концерттан кергән акча  авылда эшләп килүче “Шатлык” балалар бакчасына тапшырылган.

25 март көнне Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар , аларның әти-әниләре һәм бакча эшчеләре катнашында  “Нәүрүз” бәйрәменә карата зур концерт булып узды. Концертта һәр гаилә үзләренең һөнәрләрен күрсәтте. Алар скетч та куйдылар, биеделәр дә, җырладылар да, шигырьләр дә сөйләделәр. Бу концертта ачылмаган талантлар да ачылды. Балаларыбыз да бик актив катнаштылар. Концертка авыл халкы да бик күп килде. Клуб залы туп-тулы иде. Авыл халкы һәр чыгышны алкышлап озатты.Авыл халкын ял иттерә алганыбызга без дә сөендек. Мондый очрашулар тагын булыр дип ышанабыз.

Пожар куркынычсызлыгы режимын саклау максатыннан Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә техник персонал белән өстәмә инструктаж үткәрелде. Хезмәтне саклау буенча җаваплы хезмәткәр Хәсәнова А.М. сентябрь аенда Татарстан мәктәпләрендә булган пожар чыгу очраклары белән таныштырды. Куркынычсызлык кагыйдәләренең мөһимлеген искә төшерде. 

Шәтке балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар табигать белән  кызыксыналар. Алар үсемлекләрне, хайваннарны бик яраталар.  Балалар  үсемлекләр доньясын  табигать почмагында күзәтәләр.  Нәниләр бик тырышып помидор,чәчәк үсентеләрен тәрбиялиләр,алар бу хезмәтне бик яратып башкаралар.

Әлеге укуларда Иске Җөри урта мәктәбеннән Альфия Сатлыковна катнашты. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм грамота белән бүләкләнделәр.

Бу көнне китапханәгә чакырылучылар әсәрләрдән сөйләм теле буенча әйтемнәр, мәкальләр искә төшерделәр. Шулай ук китапханәдә «Чистая речь черпается из произведений» исеме астында китап күргәзмәсе эшләнде. Әлеге чарада 15 кеше катнашты.

Экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Китапханәче Гильмутдинова Р.Ш. балаларны китапханә, китаплар белән таныштырды.  Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләде.  
Балалар  китапларны, китапханәгә килә торган балалар журналларын бик яратып карадылар. “Мин әкият яратам”,"Алмагач дәресе” китапларына  күзәтүләр ясалды.

24 мартта Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы үткәрелде.Әлеге җыелышта фельдшер Гомәрова Р. катнашты. Үз чыгышында ул ата-аналарны туберкулёз авыруының тарихы, таралу үзенчәлекләре, профилактик чаралар белән таныштырды. Җыелышка “Туберкулёзны кисәтү чаралары” дигән көн тәртибе юкка гына кертелмәде. Белгәнебезчә, 24 март – Халыкара туберкулёзга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.  Җыелыш ахырында авыл фельдшеры ата-аналарга балаларның сәламәтлеген ныгыту буенча җитди киңәшләрен бирде.

Беренчелектә район мәктәпләреннән җыелма командалар катнашты. Уен нәтиҗәләре түбәндәгечә:

1 урын: Теләче урта мәктәбе

2 урын: Узәк урта мәктәбе

3 урын: Сауш төп мәктәбе

Җиңүчеләр диплом, медаль һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Ярышларның иганәчесе – Габдрахманов Марсел Малик улы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International