24 мартта Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә ата-аналар җыелышы үткәрелде.Әлеге җыелышта фельдшер Гомәрова Р. катнашты. Үз чыгышында ул ата-аналарны туберкулёз авыруының тарихы, таралу үзенчәлекләре, профилактик чаралар белән таныштырды. Җыелышка “Туберкулёзны кисәтү чаралары” дигән көн тәртибе юкка гына кертелмәде. Белгәнебезчә, 24 март – Халыкара туберкулёзга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Җыелыш ахырында авыл фельдшеры ата-аналарга балаларның сәламәтлеген ныгыту буенча җитди киңәшләрен бирде.