Бу конкурста «Почемучки» клуб берләшмәсенә йөрүче балар катнашты. Алар үзләренең нинди әкиятләр белүләрен, нинди хикәяләр укыганнарын сөйләделәр. Соңыннан исә үзләренең яраткан әкиятләренә багышлап рәсемнәр ясадылар.
Балаларга “Мәрхәмәт елмаюдан башлана” дигән темага презентация тәгъдим ителде, “Син, әдәпле баламы?” дигән темага тест үткәрелде. “Иң матур сүз” китабыннан өзекләр укылды.
Бу бәйрәм театр артистларының гына бәйрәме түгел, ә барлык театр сәнгатен яратучылар көне дә. Ул 1961 елдан бирле үткәрелә. Әлеге дата уңаеннан Шәтке авылы китапханәсендә “Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә” дип исемләнгән стенд һәм китап-күргәзмә ясалды.
24 март көнне Саба муниципаль районының Саба гимназиясендә күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни- гамәли конференция булып үтте. Конференциядә “Педагогик эзләнү” секциясендә “Укучыларның рухи- әхлакый үсешендә татар китабының роле һәм йогынтысы” эше белән Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укытучысы Нигъмәтҗанова Х.Н. III урынны яулады һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Грамотасы белән бүләкләнде. Котлыйбыз.
28 март көнне Олы Кибәхужа башлангыч мәктәбендә «Кошлар көне» чарасы үткәрелде. Чарага бер атна кала рәсемнәргә һәм сыерчык оялары на конкурс игълан ителгән иде. Укучыларыбыз бу чарага бик теләп рәсемнәр ясадылар. Сыерчыкларны һәр бала яңа оя белән каршылый.
Әлеге бәйгедә Теләче 2нче балалар бакчасыннан Мараков И. Хамзина Р. белән берлектә “Конферанс” номинациясендә катнашып 3 нче урынга лаек булды.
Анда Ямбулат башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Дәүләтшина М. чыгыш ясады. Ул “Туган якны өйрәнү” номинациясендә лауреат булды.
Барлыгы 200 якын яшь көрәшче катнашты. Спорт мәктәбе тренерлары Гыйниятуллин Ильдар һәм Сафин Алмаз җитәкчелегендә безнең районнан да көрәшчелэр катнашты һәм уңышлы гына чыгыш ясадылар.
Кызлар арасында үткәрелгән ярышта барлыгы 6 команда катнашты. Алар: Арча һәм Әтнә районнарыннан икешәр команда, Мари Эл республикасыннан Морки районы һәм Теләче районнары командалары.Теләче спорт мәктәбе кызлары әлеге ярышта икенче урынны яулады.Тренерлары-Рәшит Габделхаев белән Шамил Шәяхмәтов.
Зилэ Рафаил кызына ярдәмлек хезмәтендә Балалар иҗат үзәге методисты Гараева Рушания Ринат кызы билгеләнде. Зилә Рафаил кызы үзенең педагогик эшчәнлегенең иң якты өлешләрен күрсәтте. Без чын күңелебездән финалист исеменә лаек булган өстәмә белем бирү педагогыбыз Баева Зилә Рафаил кызын уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз, аңа киләчәктә куелган максатларына ирешүен һәм яңа үрләр яулавын телибез!