Бу бәйрәм театр артистларының гына бәйрәме түгел, ә барлык театр сәнгатен яратучылар көне дә. Ул 1961 елдан бирле үткәрелә. Әлеге дата уңаеннан Шәтке авылы китапханәсендә “Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә” дип исемләнгән стенд һәм китап-күргәзмә ясалды.