"Шигырьләр түшәлгән сукмакта"

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

21 март – Халыкара шигърият көне. Шул уңайдан, әдәбиятка, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 21 март көнне Айдар авыл китапханәсендә "Шигырьләр түшәлгән сукмакта"  исемле позия сәгате уздырылды. Китапханәче укучыларны шагыйрьләрнең төрле елларда басылып чыккан  шигъри әсәрләре белән танышырды, шигъриятнең бөек көче, шагыйрь турында, шигырь турында күпме сөйләсәң дә, шигырьнең үзеннән көчлерәк итеп әйтеп булмыйдыр дигән мәгълүматлар җиткерде. “Шигърият бакчасында» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International