Урман яшәү чыганагы, җир яме, табигатьнең иң матур бизәкләренең берсе. Ул матди байлык, саулык чыганагы. 23 март көнне, экология елы уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә “Тамчы” берләшмәсенә йөрүче балалар катнашында «Шауласыннар яшел урманнар!» дип исемләнгән танып-белү сәгате уздырылды. Чарада катнашучылар урманның гаҗәеп зур байлык булуын, аны саклау һәрберебезнең изге бурычы икәнлегенә тагын бер кат төшенделәр һәм кул эшләнмәләреннән үзләренең кечкенә урманнарын булдырдылар.